Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төркмәнстанда “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы уза

Төркмәнстанда “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы уза

admin 23.01.2015

(23 гыйнвар) Чарада Татарстаннан ТРның халык артисты Резеда Галимова һәм ТРның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнаша.

21 ноябрьдә Казанда төрки дөньяның мәдәни башкаласы титулын кабул итеп алган Төркмәнстанның Мары шәһәре төрки дөньяның барлык илләреннән кунаклар кабул итәргә әзерләнә.

27 гыйнварда Рухият сараенда “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы була. Чарада Татарстаннан ТРның халык артисты Резеда Галимова һәм ТРның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнаша.

Аерым алганда, 2015 ел дәвамында “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында төрки дөнья илләреннән килгән иҗат коллективлары катнашында 20 дән артык акция оештырыла, шул исәптә – фәнни форумнар, популяр эстрада һәм халык башкаручылары концертлары, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, спектакльләр һәм кинолар, мәдәният хезмәткәрләре өчен семинарлар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57