Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төрле милләт вәкилләрен «Изге эшләр көне» берләштерә

Төрле милләт вәкилләрен «Изге эшләр көне» берләштерә

admin 12.03.2015

(12 март 2015) Март уртасында Мәскәүдә «Изге эшләр көне» акциясе уздырыла.  Бу глобаль проектта бөтен җир шары буенча миллионнан артык волонтер көне буе ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга ниятли. Башкалада әлеге акция тарихта беренче тапкыр төрле конфессия һәм милләт вәкилләре катнашында узар дип көтелә.

Чараны оештыручыларның әйтүенә караганда, 1000 якын татар, яһүд, казах, белорус, әзербайҗан һәм башка  милләт волонтерлары бу көндә “Дуслык” паркын төзекләндерәчәкләр, Шеремтьевода урнашкан этләрне сыендыру урынын җыештырып, андагы  этләрне йөрергә алып чыгачаклар, йортсыз кешеләргә ашлар пешерәчәкләр, шулай ук Мәскәү зоопаркына килгән балаларга кечкенә төсле шарлар таратачаклар.

Акцияне уздыру нокталарыннан көне буе махсус автобуслар — «Добромобильләр» йөриячәк.  Теләге булган һәркем әлеге акциягә кушыла ала.

Изге эшләр көне израиль филантропы Шери Арисон башлангычы белән 2007 елдан бирле уздырыла. Быелгы чара Мәскәү милләтләр йорты,  «Джойнт» хәйрия фонды һәм Рәсәйнең башка хәйрия оешмалары ярдәмендә оештырыла.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57