(12 апрель 2016) 2016 елның 16 апрелендә 15:00 сәгатьтә “Тоталь диктант-2016” Халыкара мәгариф акциясе узачак.
Казанда рус теленнән диктантны шәһәрнең 20 мәйданында язарга мөмкин булачак. Төп һәм иң зур мәйданнардан КФУның төп бинасы, халыклары Дуслык Йортлары, КМТТУның (КХТИ) Д корпусы, Туполев ис. КМТТУ, “Татар-информ” редакциясе һәм башкалар. Теләгән һәркем диктантны Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга һәм Лениногорск шәһәрләрендә, шулай ук Россиянең иң яшь шәһәре булган Иннополиста яза алачак.
Татарстан Республикасында әлеге акцияне ТР Мәгариф министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән яшьләрнең иҗтимагый инициатив группасы, РТ русларының милли-мәдәни берләшмәсе, РТ Мәдәният һәм диалог үзәге, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты һәм “Навигатор” Роботехнопаркы оештыра.
Акция нәтиҗәләре буенча, диктантларны профессиональ филологлар, укытучылар һәм Казан шәһәре мәктәпләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре тикшереп чыкканнан соң, теләгән һәркем үз эшен алып, белемен тикшерә алачак.
Татарстан Республикасында “Тоталь диктант — 2016” Халыкара мәгариф акциясендә катнашкан һәркем сертификат ала алачак, ә “әйбәт” билгегә язганнарны оештыручылар аерым бүләкләячәк.