(30 март 2021) «Тоталь диктант» Бөтендөнья агарту акциясе 10 апрельдә 60 илдә 2 мең мәйданчыкта узачак, дип хәбәр итте «Тоталь диктант» гражданнарның телләрен үстерү фонды директоры Ольга Ребковец.
«Без пандемия вакытында яңа булган форматларны саклап калдык. Беренчедән, акциядә катнашуның традицион көндезге форматы булачак, һәм без күп кенә шәһәрләрдә «Тоталь диктант»ның көндезге мәйданчыклары оештырылуга шат. Без бөтен дөнья буенча «Тоталь диктант» якынча ике мең мәйданчыкта үтәчәк дип планлаштырабыз. Безгә 60тан артык ил кушылырга өлгерде, 800дән артык шәһәр «Тоталь диктант» ны кабул итәргә әзерләнә», — дип сөйләде Ребковец журналистларга.
Шулай ук ул диктантны онлайн рәвештә 10 апрельдә Мәскәү вакыты буенча 7:00 — 23:30 аралыгында язарга мөмкин булачагын әйтте. Моның өчен оештыручылар махсус текст әзерләгән. Нәтиҗәне автоматлаштырылган тикшерү системасы ярдәмендә бәяләргә мөмкин. Моннан тыш, «Өйдән торып язабыз» форматы сакланачак — телдән укылган текстны кулдан язарга кирәк булачак. Оештыручылар тикшерү вариантларын, шулай ук экспертлар ярдәмендә хаталарны тикшерү мөмкинлеген тәкъдим итәчәкләр.
Моннан тыш, 10 апрельдә көн дәвамында акция сайтында онлайн-марафон узачак. Аның кысаларында Рус теле турындагы лекцияләр һәм экспертлар белән әңгәмәләр планлаштырылган.
2021 елда диктант өчен текст авторы — язучы Дмитрий Глуховский.
ТАСС материалы тәрҗемәсе