(20 март, 2017 ел) Татар, рус һәм немец телләре белән беррәттән тоталь диктантны эрзя һәм мокша телләрендә язачаклар. Акция бу елның 6 апрелендә уза.
«Эрзя һәм мокша телләрендә тоталь диктант» россиякүләм белем бирү бушлай акциясенең оештыручылары булып Фин-угыр халыклары мәдәниятының Идел буе үзәге һәм Мордовия Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы тора.
Тоталь диктантта яшь, милләт, социаль статус, эрзя һәм мокша телләрен ни дәрәҗәдә белү-белмәүгә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанда әлеге акция мордва халкы күпләп яшәгән районнарда узачак. Мисалга, Бөгелмәдә.
Нәтиҗәләр Тоталь диктант үтеп 5 көн узганнан соң игълан ителә. Аларны Фин-угыр халыклары мәдәниятының Идел буе үзәгенең рәсми сайтында карарга мөмкин булачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге