Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Тоталь диктант» Туган тел көненә багышланган флешмоб башлап җибәрде

«Тоталь диктант» Туган тел көненә багышланган флешмоб башлап җибәрде

admin 25.02.2021

(25 февраль 2021) «Тоталь диктант» акциясен оештыручылар Халыкара туган тел көне уңаеннан «Укыйбызмы?» флешмобын башлап җибәрде. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Катнашу өчен:

  • яраткан рус язучысының шигырен яки әсәреннән өзек яки үз әсәреңнән өзек сайларга;
  • шул өзекне укып, 30 секундтан да ким булмаган һәм 2 минуттан да артык булмаган видеотасма төшерергә;
  • @totaldict.kazan рәсми аккаунтын билгеләп, видеотасманы Инстаграм яки ВКонтакте челтәрләрендәге үз битегездә #флешмобтд2021 һәм #почитаемтд хештегларын куеп урнаштырырга кирәк.

Эшләр 28 февральнең 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә. 3 мартта, Бөтендөнья язучы көнендә, без флешмоб җиңүчеләрен түбәндәге номинацияләр буенча игълан итәчәкбез:

  • Иң яхшы башкару;
  • Әсәрнең мәгънәсе һәм аны башкару мохите туры килеше;
  • Иң күп каралган видеотасма (ВКонтакте һәм Инстаграмдагы караулар саны суммасы);
  • Тамашачылар игътибары (тамашачылар тавыш бирү юлы белән иң күп лайк җыйган биш видеотасма сайланачак).

Проект Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәме белән үткәрелә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57