Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Тоталь диктант» үтәчәк Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында барлык урыннар да тулы

«Тоталь диктант» үтәчәк Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында барлык урыннар да тулы

admin 13.04.2018

(13 апрель 2018) Барлык урыннар да тулу сәбәпле, Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында үтәчәк «Тоталь диктант — 2018» акциясенә катнашучыларны теркәү туктатылды. Теләге булган һәркем диктантны онлайн рәвештә яза алачак.

Онлайн-диктантның өч төре каралган. Турыдан-туры трансляцияләр Мәскәү вакыты буенча 8:00, 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә Тоталь диктантның рәсми сайтында башланачак.

Мәскәү вакыты буенча 8:00дә башланачак Владивосток эфиры проектның төп мәйданы Ерак Көнчыгыш федераль университетында барачак. Текстны анда диктант авторы Рүзәл Яһина укыячак.

Мәскәү вакыты буенча 11:00дә трансляция Новосибирскта башланып китәчәк. Новосибирск дәүләт университетында диктант текстын «Яндекс»ның тавыш ярдәмчесе Алиса укыячак. Алиса — диктатор роле ышанып тапшырылган беренче тавыш ярдәмчесе. Күрше аудиториядә трансляцияне Тоталь диктантның Эксперт советы рәисе Наталья Кошкарёва алып барачак.

Мәскәү вакыты буенча 14:00дә берьюлы дүрт шәһәрдән дүрт трансляция башлана:

— Таллиндагы Рус мәдәнияте үзәгендә текстны Виктор Сухоруков укыячак;

— Санкт-Петербургтагы А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында трансляцияне Светлана Сурганова алып барачак;

— Мәскәүдә «Мәскәү корыч һәм эретмә институты» Милли тикшеренү технология университетында Леонид Ярмольник чыгыш ясаячак;

— Башкаладагы Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында диктантны җырчы Зара алып барачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыкларының балалар уеннары видеохрестоматиясе чыкты
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында үткән «Тоталь диктант» акциясендә 150дән артык кеше катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57