Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Тоталь диктант»ны 2023 елның 8 апрелендә язачаклар

«Тоталь диктант»ны 2023 елның 8 апрелендә язачаклар

admin 08.08.2022

«Тоталь диктант» Бөтендөнья агарту акциясе штабы командасы, чираттагы акция 2023 елның 8 апрелендә узачак, дигән карар кабул итте. Бу хакта акциянең матбугат үзәге хәбәр итте.

«Томскида Тоталь диктантның стратегик сессиясе тәмамланды. Штаб командасы кабул иткән иң мөһим карар — Бөтендөнья агарту акциясе 8 апрель көнне узачак [2023 елның]», — диелә хәбәрдә. Томскида шулай ук акция координаторларының Себер мәктәбе дә узды.

Матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, акциянең яңа сезонына әзерлек башланды инде.

«Филология Советы автор белән берлектә текст өстендә эшли, диктантка әзерлек курслары программасын әзерли, ә штаб яңа махсус проектлар өстендә эшли һәм елга планнар турында фикер алыша. Бу юлы без билгеләр системасын үзгәртү буенча идеяләр турында бик күп фикер алыштык. Штаб әгъзаларының фикере төрле булып чыкты, әмма аралашу нәтиҗәсендә без гомуми карар кабул иттек — традицион бәяләр системасын биш баллы шкала буенча калдыру», — дип китерә матбугат үзәге Тоталь диктант җитәкчесе Ольга Ребковец сүзләрен.

Яңа сезонда акция 20 нче тапкыр узачак. Команданың планнарында — акцияне теле- һәм радиоэфирда трансляцияләү.

ТАСС материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57