Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Ингушетиядә чыгыш ясый

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Ингушетиядә чыгыш ясый

admin 03.04.2015

(3 апрель 2015) Чара әлеге төбәктә ТР мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырыла.

1-3 апрель көннәрендә Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза. Республиканың милли сәнгате үрнәкләрен ТР

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итә.
Тамашачыларга ансамбль репертуарындагы иң яхшы номерлар: “Минзәлә биюләре” “Көмеш беләзек”, “Чабата”, “Ай, былбылым”, “Жомга” һ.б. күрсәтеләчәк. Ансамбль белән бергә, концертта Ригина Вәлиева, кубызда, курайда, гармунда уйнаучы Ринат Вәлиевның да катнашуы көтелә. Мәдәни чара “Ворожея” төркеме белән берлектә эшләнелгән “Россия-матушка” композициясе белән тәмамланачак.

Концерттан тыш, “Матди һәм рухи мәдәни мираслары” темасына семинар, күргәзмә –ярминкәләр уздыру, Татарстанда төшерелгән документаль һәм уенлы фильмнар күрсәтү, рәсми очрашулар да ниятләнә.

Татарстан мәдәнияте көннәрендә Ингушетия халкы татарларның мәдәнияте, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, тарихи мәдәни мирасы белән таныша алачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57