(12 февраль 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хәйрия концерты узды.
Акция онкология авыруларын кичергән балалар, аларның гаилә әгъзалары һәм БРКХ онкогематология бүлегенең медицина персоналы өчен узды һәм 15 февральдә үткәрелә торган Бөтендөнья рак белән авыручы балалар көненә багышланган иде. Чара «Игелекле кешеләр шәһәре» хәйрия фондын оештыруында һәм аның катнашында узды.
Теләге булган һәркем Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим иткән концерт программасының онлайн-трансляциясен карый алды. Тулы язма Вконтакте рәсми битендә урнаштырылган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге