Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

admin 01.05.2016

(1 май, 2016 ел) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый.

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күп милләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, бүген республикабыз үсеш юлын дәвам итә һәм төп күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең күп кенә субъектларын узып, тотрыклы рәвештә, алдынгы урыннарның берсен биләп тора. Татарстан инвестиция проектларын, кайбер федераль башлангычларны һәм социаль программаларны гамәлгә ашыруда катнаша. Нефть химиясе кластеры һәм машина төзү предприятиеләре, юл-транспорт инфраструктурасы көннән-көн колач җәя. Фән, мәгариф һәм бизнес арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга юнәлдерелгән инновацион үсеш механизмнары, актив рәвештә, тормышка ашырыла. Республикада сәламәтлек саклау системасын яңарту дәвам итә. Уку йортларының матди-техник базасын ныгыту, мәдәни мирас объектларын торгызу һәм үстерү мәсьәләләре һәрвакыт көн кадагында тора… Күп эшләнә, әмма башкарасы эшләр тагын да күбрәк. Безнең төп максатыбыз – социаль тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итү, халыкның көнкүрешен һәм тормыш сыйфатын тагын да яхшырту. Ватаныбыз хакына тырыш, намуслы хезмәтебез белән авырлыкларны җиңәрбез һәм, Татарстан Республикасының тотрыклы үсеше, Россия Федерациясенең көчле һәм абруйлы дәүләт булып ныгуы өчен, алга баруыбызны дәвам итәрбез дип уйлыйм.

Хөрмәтле татарстанлылар! Язның матур бу көнендә мин бөтен көчен, белемен, талантын Татарстанның икътисадый куәтен үстерүгә сарыф иткән ветераннарыбызга олуг хөрмәтемне белдерәм. Бүген төрле тармакларда эшләүче, икътисади һәм социаль реформаларны уңышлы үткәрүгә ярдәм итүче барлык ватандашларга рәхмәтемне җиткерәм. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телим! Илебездә бердәмлек ныгысын, хезмәттәге яңа уңышлар нәтиҗәсендә туган илебез чәчәк атсын! Бәйрәм белән!” — дип мөрәҗәгать итте Татарстан парламенты башлыгы Ф.Мөхәммәтшин.

http://tat.tatar-inform.ru

Продолжить чтение

Назад: Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр – иң зур кыйммәт
Далее: БТК БК бюросының күчмә утырышында татар теле кулланылышын киңәйтүне күздә тоткан резолюция кабул ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57