(10 март 2015) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Молдова Республикасы парламенты депутатлары — Социалистлар партиясе рәисе Игорь Додон һәм Молдова Республикасының Гагаузия автономияле территориаль берәмлеге башканы (башлыгы) вазифасына кандидат Ирина Влах белән очрашты. Парламентарийлар Татарстанга эш сәфәре белән килгән иде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Очрашуда яклар күп мәсьәләләр хакында фикерләште. Аерым алганда, алар сәяси һәм икътисади өлкәләрдә хезмәттәшлек юнәлешләре, шулай ук төбәкара элемтәләрне киңәйтү турында сөйләште
Парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга республиканың социаль-икътисади хәле һәм сәяси ландшафты турында сөйләде. Ул ТР Халыклары ассамблеясының төбәктә яшәүче милләтләр арасында дуслык һәм тынычлык тәэмин итүдәге мөһим ролен билгеләп үтте.
Очрашуда парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Татарстан БДБ илләре админитратив-территориаль берәмлекләре белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә омтыла.
Үз чиратында, Игорь Додон Молдова Республикасында икътисади һәм сәяси хәлләр турында сөйләде. Ул алда көтелгән Гагаузия автономияле территориаль берәмлеге башканын сайлауларга тукталды. Аның фикеренчә, төп кандидатларның берсе булып Ирина Влах тора, аның беренче турда җиңү яуларга бөтен мөмкинлекләре дә бар.
Игорь Додон белән Ирина Влах күптән түгел РФ Федераль Җыены Валентина Матвеенко һәм Сергей Нарышкин белән очрашулары хакында сөйләде. Алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган уртак чаралар үткәрү хакында сөйләшкәннәр.
Молдованың XX чакырылыш парламентында социалистлар фракциясе иң зур фракциягә ия (101 парламентарийның 25е). Игорь Додон социалистлар партиясен 2011 елның азагында җитәкләгән.
Бүгенге очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм «Гадел Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева катнашты.
Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Ирина Влахка сайлау алды кампаниясен уңышы үткәрү һәм сайлауда җиңү яулауны теләде.