Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Халыклар дуслыгы йортында әхлак, рухи кыйммәт һәм этникара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар

ТР Халыклар дуслыгы йортында әхлак, рухи кыйммәт һәм этникара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар

admin 19.08.2015

(19 август, 2015 ел) Секция эшендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин , Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан катнашты17 агуст ТР Халыклар дуслыгы йортында әхлак, рухи кыйммәт һәм этникара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар. (ФОТО) 

Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков Татарстан спорт бергәлеге исеменнән ТРҖәмәгать палатасы үткәрә торган социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III форумында “Әхлак, рухи кыйммәт, этникара мөнәсәбәтләр – гражданлык җәмгыяте ресурслары” секциясе эшендә катнашты.

Секциянең модераторлары буларак ТР Җәмәгать палатасы мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе профессор Римма Гыйльмиева һәм Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин чыгыш ясады.

Секция эшендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан, Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте.

Мәглүмат http://tat.tatar-inform.ru/news сайтыннын алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57