Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР халыклары телләрен саклау буенча җәмәгатьчелек инициативаларына 200 әр мең сум акча бүлеп биреләчәк

ТР халыклары телләрен саклау буенча җәмәгатьчелек инициативаларына 200 әр мең сум акча бүлеп биреләчәк

admin 11.08.2021

(11 август 2021) Татарстан Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмалар инициативаларына ярдәм итү» грантын гамәлгә куйды. Бу хакта карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Грант «2014—2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатында гамәлгә куела. Ел саен 200 әр мең сумлык биш грант биреләчәк. Аның җиңүчеләре конкурс ярдәмендә билгеләнәчәк.

Июль башында Татарстанда 2021 елга Туган телләр елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен белем бирү оешмаларына ярдәм итү буенча грант гамәлгә куелды. Грантны гамәлгә куюның максаты — Россия халыкларының этномәдәни һәм рухи үсешенә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, шулай ук Россия һәм Татарстан тәңгәллеген ныгытуга ярдәм итү.

Реальное время материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57