(27 март 2015) Әлеге бәйрәмнең девизы — “Театр — халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы”.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Һөнәри бәйрәмегез – Халыкара театр хезмәткәрләре көне уңаеннан, сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу шулай ук театрга гашыйк булган һәм актерлар эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен һәм уйланучан режиссерның хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә.
Әлеге бәйрәмнең девизы — “Театр — халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы” һәм ТРдагы театр сәнгате бу девизга тулысынча туры килә. Бездә төрле театр вәкилләре үзара хезмәттәшлек итеп, бергә хезмәт куя, драма, музыкаль һәм балалар театрлары үсеш кичерә. Казан Евразиянең иң театраль башкалаларының берсе буларак мәгълүм. Ул Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале, Р. Нуриев исемендәге классик балет фестивале, “Нәүрүз” Халыкара төрки халыклар театр фестивале “хуҗасы”.
Татарстан театрлары, классик репертуардан тыш, тамшачыларны эксперименталь куелышлар белән дә сөендерә, үзләрен яңа театраль формаларда сынап карый. Моңа халыкара дәрәҗәдәге педагоглар катнашында узган иҗади семинарлар һәм белем бирү форумнары да ярдәм итә. “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссерлары фестивале, “Ачык сәхнә” режиссерлар лабораториясе, “Яңа татар пьесасы” конкурсы театр әһелләре өчен осталык мәктәбе булып тора.
Театрларыбызның Шанхай Х Халыкара фестивалендә, “Дуслык күпере” Халыкара рус театрлары фестивалендә, “Алтан Сэргэ” Халыкара милли театрлар фестиваль-форумында, “Территория” IX Халыкара фестиваль-форумында уңышлы катнашуы безнең театрларның югары һөнәри күрсәткечен югары бәяләү билгесен күрсәтә.
Театр коллективлары спектакльләре республикадан читтә дә бик популяр булуы белән без чиксез горурланабыз. Иҗади эзләнүләр алга таба да театрның иң яхшы традицияләрен саклап калу һәм арттыру, республика сәхнә сәнгәтен үстерүгә юнәлдерелгән булуына ышанам. Ихлас күңелдән сезгә яңа иҗади үрләрне яуларга, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим”, — диелә министр котлавында.
Чыганак: «Татар информ» ИА