Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Мәгариф һәм фән минитрлыгында милли мәгариф мәсьәләләрен күтәрделәр

ТР Мәгариф һәм фән минитрлыгында милли мәгариф мәсьәләләрен күтәрделәр

admin 19.01.2017

(19 гыйнвар, 2017 ел) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан муниципаль районнары башлыклары һәм милли мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча район мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре белән киңәшмә уза.

Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Мәгариф һәм фән минитры Энгель Фәттәхов республикада 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе расланганлыгы турында искәртеп үтте. Шулай ук министр тарафыннан 2016-2020 елларда әлеге концепцияне чынга ашыру буенча чаралар планын да расланган.

«Һәр муниципаль районда эш алып барыла, юл карталары кабул ителә. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрен дә кертеп, без һәр муниципалитет белән администрация башлыклары дәрәҗәсендә киңәшмәләр оештырабыз. Алдыбызга мәктәпкәчә учреждениеләрдә, гомуми һәм урта белем бирү оешмаларында милли мәгарифне үстерү буенча төгәл бурычлар куела», — дип аңлатты ул.

IMG_7943 (Копировать)

Министр сөйләгәннәргә караганда, әлегә милли мәгариф өчен кадрлар әзерләүдә, укытуга шартлар тудыруда сораулар бар

«Хәзерге вакытта яңа дәреслекләр, укыту-методик материал әзерләнә, тьюторлар әзерләү алып барыла. Бу эш район башлыклары дәрәҗәсендә алып барылса, аның нәтиҗәсе булырга тиеш, дип уйлыйбыз», — дип әйтте ул.

ТР Бөгелмә районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда районда милли мәгариф үсешенә җитди игътибар бирелә, дип белдерде. Аның мәгълүматларына караганда, райондагы гомуми белем бирү үчреждениеләрендә туган телдә белем алучы балалар 40%ка җитеп килә.

«Бөгелмәдә Һади Атласи исемендәге №14 татар гимназиясе эшли. Район территориясендә милли мәгарифне алып баручы зур мәктәпләр бар. Моннан тыш, өч мәктәптә татар сыйныфлары ачылды. Шулай ук тугыз мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә укыту тулаем татар телендә алып барыла. Башка балалар бакчаларында татар группалары бар», — дип сөйләде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе хәзерге вакытта информатика, физика, химия, ягъни махсус фәннәр буенча белем бирүче татар телендә камил сөйләшкән укытучылар кирәк, дип ассызыклады.

IMG_7947 (Копировать)

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57