ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән Милли китапханәнең элеккеге директоры Наил Камбеевка күрсәткән хезмәтләре өчен ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Сөембикә Җиһаншинага исә яңа эшендә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Белешмә өчен. Сөембикә Җиһаншина 1968 елның 15 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.
1985 елда Казан каласының кайбер фәннәрне инглиз телендә укыта торган 39 нчы урта мәктәбен тәмамлый, 1990 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге алган.
1994-1995 елларда «Китапханә һәм мәгълүмат фәннәре» белгечлеге буенча АКШ ның Урбане-Шампейндагы Иллинойс штаты Университеты магистратурасында укый.
2004-2006 елларда, «Мәдәният оешмаларында социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыру» программасына нигезләнеп, Өстәмә һөнәри белем бирү институтында квалификациясен күтәрә.
1992-1996 елларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханәче, 1996-2007 еллаәлеге китапханәнең чит телләрдәге әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.
2007 елның апреленнән исә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының урынбасары вазыйфаларын башкара иде.
Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе, «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.