Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Милли музее “ИНТЕРМУЗЕЙ-2015” Халыкара музейлар фестивалендә катнаша

ТР Милли музее “ИНТЕРМУЗЕЙ-2015” Халыкара музейлар фестивалендә катнаша

admin 04.06.2015

(4 июнь 2015) ТР Милли музее 11-15 июнь көннәрендә Мәскәүдә уздырылачак “ИНТЕРМУЗЕЙ-2015” Халыкара музейлар фестивалендә катнашачак. Чара “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында үтәр дип ниятләнә. Быелгы фестивальнең темасы — “Яңа идеяләр территориясе”.

ТР Милли музее − әлеге фестивальнең даими катнашучысы һәм, быел да, җыйган баллар нәтиҗәсендә, ул фестивальнең 2 нче турына узган. Музей “Материаль булмаган мәдәни байлыкны саклауга юнәлдерелгән иң яхшы проект” номинациясендә көч сынашачак. Моннан тыш, ТР Милли музее, үзенең 120 еллыгына багышланган презинтация чарасы да уздырачак. Фестиваль кысаларында, тәҗрибә уртаклашу, бу өлкәдә яңа технологик мөмкинлекләр, гамәли семинарларда катнашу һ.б. күздә тотыла, диелә ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57