Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Милли музеенда — Татьяна көне

ТР Милли музеенда — Татьяна көне

admin 19.01.2015
(19 гыйнвар) 25 гыйнвар көнне ТР Милли музеенда сәгать көндезге 2 дән 5 кә кадәр студентлар бәйрәме — “Музейда Татьяна көне” билгеләп үтелә. Инде берничә ел музей үзенең иң актив тамашачылары — студентлар өчен шундый чара уздыра.

Татьяна көне уңаеннан, Милли музейга килүчеләрнең тапкырлыкларын күрсәтүче үзенчәлекле биремнәр оештыру ниятләнә. Аларның иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә булачак. Ә бәйгеләрдә катнашкан һәм биремнәрне үтәгән студентларның “зачет кенәгәләре”нә тамга салыначак. Җиңүчеләргә бүләкләр дә каралган.

татьянин день

Шулай ук, чара барышында ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре А. Тарвердянның “Студент тормышында бард җырлары һәм аның мәгънәсе. Жанрның тарихы һәм үзенчәлеге” дип аталган концерт кую да планлаштырыла.

Бәйрәм чарасы “Казан дәүләт университеты” слайд-шоу күргәзмәсе белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57