Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Донбасс халкына милли-мәдәни автономияләр һәм битараф булмаган гражданнар тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмне тапшыру акциясе узды. Азык-төлек, кием-салым, көнкүреш һәм гигиена әйберләре, канцелярия товарлары һәм башкалар тулы ике автобус ярдәм җыю буенча республика штабына җибәрелде. (ФОТО)
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан халыклары Ассамблеясы, милләтенә карамастан, мохтаҗ булган барлык кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская гуманитар ярдәм тапшыруның үзенчәлекле көн — Кырымның Россия белән кушылуы көнендә узуын билгеләп үтте. Ул республикада этномәдәни хәрәкәт вәкилләре бердәмлек һәм татулык күрсәтте, дип билгеләп үтте.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, әлеге акция нәтиҗәләре күпмилләтле илебезнең характерын, кем дә булса бәлагә юлыккан очракта халыкларның берләшә белүен чагылдыра, дип билгеләп үтте.
Донбасс халкына ярдәм итәргә теләүчеләр саны күп булу сәбәпле, Халыклар дуслыгы йортындагы гуманитар ярдәм җыю хезмәте үз эшен дәвам иттерәчәк дип планатырыла.
Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы да әлеге акциягә үз өлешен кертте. Яшьләр беренче кирәк-яраклардан тыш, йөзгә якын җылы спорт костюмнары комплекты әзерләгән. Оешма рәисе Тимур Кадыйров сүзләренә караганда, күпмилләтле яшьләр алга таба да мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер.
Сәламләү сүзләреннән соң гуманитар ярдәм ике автобуска тутырылды һәм Маяковский урамы, 24а адресы буенча урнашкан #Мывместе акциясе штабына җибәрелде.
Акциядә барлыгы 25 оешма, 50дән артык милләт вәкилләре катнашты, алар ике миллион сумнан артык ярдәм күрсәттеләр.
Дуслык йотының мәгълүмат үзәге