Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР мөфтие Күвәйт вәкилен кабул итте

ТР мөфтие Күвәйт вәкилен кабул итте

admin 07.04.2015

(7 апрель 2015) Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Күвәйт ислам фәннәре җәмгыятенең директорлар Советы рәисе, шәех Хәмәт Әс-Синанны кабул итте.

Хәмәт Әс-Синан Коръән фәннәре һәм Изге китапны дөрес уку буенча конкурсның оештыру комитетына  җитәкчелек итә. Чит ил ислам белгече Татарстанга Россия ислам университетында һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә чыгыш ясарга килгән.

Очрашу вакытында дин әһелләре бүгенге көндә нәзарәт алып барган эшчәнлек, дини мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, татар дин галимнәре хакында сөйләштеләр. Мөфти кунакны “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар белән таныштырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57