(21 август, 2015 ел) Төркем җитәкчеләре һәм табиблар өчен махсус лекция укылдыБүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә хаҗ сәфәрен оештыручылар, төркем җитәкчеләре һәм табиблар катнашында хаҗ кылуга багышланган утырыш үткәрелде.
Чарада хаҗиларга медицина хезмәте күрсәтү, йогышлы авыруларны кисәтү, 2015 елгы хаҗ сәфәренең үзенчәлекләре турында барды. Төркем җитәкчеләре һәм табиблар өчен махсус лекция укылды.
Очрашуда нәзарәт аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Хәйдәр Камалетдинов, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәре Гөлнара Хәйретдинова катнашты, диелә әлеге дини оешмадан алынган хәбәрдә.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.