Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Яшел Үзән районына эшлекле сәфәр кылды

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Яшел Үзән районына эшлекле сәфәр кылды

admin 29.07.2021

(29 июль 2021) Ул оештырган Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм үткәрү буенча күчмә киңәшмәдә шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре дә катнашты.

Кунаклар «Йолдызлык» балалар бакчасында булдылар, биредә «Мәдәни күперләр» проектының башка шәһәрләр белән дустанә элемтәләр булдыруда, РФдә татар мәдәниятен ныгыту һәм популярлаштыруда зур әһәмиятен билгеләп үттеләр. Шулай ук Яшел Үзән музыка театры, Яшел Үзән районының 1 нче лицее, 10 нчы номерлы «Йолдызлык» гимназиясе һәм Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәген күрделәр.

Васил Шәйхрәзиев: «Яшел Үзәннең кызыклы тәҗрибәсен башка районнарга да кулланырга кирәк», — дип белдерде.

Алга таба Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Көн тәртибе буенча катнашучылар Яшел Үзән муниципаль районының мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырышта ТР халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директорының урынбасарлары Глюс Гаянов һәм Анастасия Исаева катнашты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57