Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Президенты «Адмирал»да һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде

ТР Президенты «Адмирал»да һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде

admin 13.03.2015

(13 март 2015) Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 әр миллион сум акча биреләчәк.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан  1 әр миллион сум акча биреләчәк. “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк.

Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренә мәетне туган җирләренә  илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57