Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов православиеле татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов православиеле татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

admin 12.01.2015

“Республикада традицион рухи кыйммәтләрне, православие мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә саллы эш башкарыла” – дигән юллар бар котлауда

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов православиеле татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.

Президент 1

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихластан нурлы Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм көннәре җитте исә кешеләр күңелендә илаһи балкыш көчәя, шатлык һәм мәхәббәт, шәфкать һәм гаделлек, гафу итү һәм мәрхәмәт хисләре арта, якты өмет-ышанычлар ныгый.

Ислам һәм традицион башка конфессияләр белән беррәттән, православие мөһим иҗтимагый роль уйнаган Татарстанда дини тормышның үсешенә, төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга гаять олы ихтирам белән карыйлар, зур игътибар бирәләр.

Рус Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен торгызуга, яшьләрне бай тарихи-мәдәни мирасыбызга карата хөрмәт рухында тәрбияләүгә елдан-ел зуррак өлеш кертә.

Республикада традицион рухи кыйммәтләрне, православие мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә саллы эш башкарыла. Дин тотучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шәһәрләрдә һәм авылларда борынгы гыйбадәтханәләр төзекләндерелә, яңалары салына, якшәмбе мәктәпләре ачыла. Шунысы куанычлы: бу игелекле эшләр барлык татарстанлыларны берләштерә, уртак йортыбыздагы татулыкны, иминлекне ныгытуга ярдәм итә.

Сезгә бәйрәмчә күтәренке рух, нык сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек телим!» — диелгән Татарстан Президенты котлавында.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57