(24 сентябрь, 2015 ел) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Корбан бәйрәме уңаеннан, мөрәҗәгать итте.
“Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп, Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм динара талашларны һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.
Күпләгән милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәп килүче Татарстанда Корбан бәйрәме, башка мөселман, христиан һәм яһүд бәйрәмнәре кебек үк, зурлап уздырыла. Шул ук вакытта кунакчыллык, хәйриячелек һәм якыннарны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Республика мөселманнарының ишекләре һәм йөрәкләре чын дуслар һәм изге тантана шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен ачык.
Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мул һәм юмарт булсын! Сезгә Аллаһы тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!
Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!”