(11 март 2015) Сентябрь аенда Казан синагогасына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм уздырылачак.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда яһүд милли-мәдәни автономиясе президенты Михаил Скоблионок һәм Казан белән Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында бүген, Татарстанда яһүдләр җәмгыяте белән берлектә, күп кенә проектлар гамәлгә ашырылганын билгеләп узды. Президент ел башында Мәскәүдә Яһүдләр һәм Толерантлык музейларында булганын искәртеп, анда экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озатып йөргәнен шәрехләп үтте. “Бу бик яхшы, эчтәлеге ягыннан бай музей, андагы күп кенә әйберне үзебездә дә кабатлап булыр иде дип уйлыйм. Иң мөһиме – структура. Аны мәгълүмати материаллар белән баету – икенче момент”, — диде ул.
Ицхак Горелик очрашудан соң журналистларга билгеләп узганча, очрашуда күтәрелгән төп сорауларның берсе быел Казан синагогасына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасын уздыруга кагылышлы булган. Раввин тархика күз салып, нәкъ 100 ел элек Казанда синагога төзелгәнен әйтте. Совет чоры еллларында ул ябылып торган, 90 нчы елларда янә ачылган. “20 ел элек безгә синагога бинасын кайтаргач, иске синагогадан берни дә калмаган иде диярлек. Шушы вакыт эчендә аны торгызу, халыкта дини тормышка кызыксыну уяту өчен бик күп нәрсә башкарылды”, — дип белдерде Ицхак Горелик.
Баш раввинның сүзләрен җөпләп, яһүд милли-мәдәни автономиясе президенты Михаил Скоблионок: “Безнең бурыч – Казан синагогасына 100 ел тулу уңаеннан, сентябрь аенда киңкүләм чаралар уздыру”, — диде. Аның әйтүенчә, Лимуд исемле бу чара төрле конфессия, төрле милләт кешеләренең җыелышып, әңгәмә коруы, фикер алышуына, шулай ук концерт уздыруга корылган. Бу бәйрәм дөньяның 50 илендә үткәрелә. Россиядә ул Мәскәүдә, Сакнт-Петербургта гына уздырылган. Казанда ул беренче мәртәбә оештырыла. “Дөньяви җәмәгатьчелек белән Казанда шушы бәйрәмне уздыру мәсьәләсе буенча 5 ел сөйләшүләр алып бардык”, — диде Михаил Скоблионок. 3 нче сентябрьдә узачак төп тантанага Россия, БДБ илләреннән, чит илләрдән вәкилләр киләчәк. Барлыгы 300-500 кеше килүе көтелә.
М. Скоблионок сүзләренә караганда, Лимуд кысаларында IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале дә оештырылачак. “Дүртенче мәртәбә үткәреләчәк бу фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Ул ел саен бу максатларга акча бүлеп бирелә”, — диде ул. Яһүд милли-мәдәни автономиясе президенты республика җитәкчесенең милләтара дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирүенә басым ясады.
Михаил Скоблионок билгеләп узганча, Россиядә иң яхшылардан саналган Казандагы 12 нче мәктәп – яһүдләр мәктәбен тагын да уңышлырак итү нияте бар. Ул былтыр яһүдләр мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен икенче бинасы ачылганын искәртте һәм аның дәүләт һәм җәмгыять финанслары хисабына 50 гә 50 нисбәтендә төзелгәнен шәрехләп үтте. “Быел бу мәктәптә спорт залы ачу ниятләнә. Аны сентябрь аена төзеп бетерербез дип уйлыйм”, — диде ул.
Очрашуда күтәрелгән сорауларның тагын берсе балалар лагерьларына кагылышлы булган. Михаил Скоблионок әйтүенчә, укучыларга һәм студентларга заманча белем бирү үзәге сыйфатында балалар лагерьларының ел әйләнә эшләве, бу юнәлештә дәүләти-шәхси партнерлыкны булдыру мәсьәләсе күтәрелгән.
Моннан тыш, очрашуда, синагоганың фасадын реставрацияләү өчен, республика җитәкчелеге тарафыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителгән. “Без үз акчабызга синагоганың эчен ремонтладык, фасадына акча җитмәде”, — дип белдерде Скоблионок.
Раввин ассызыклаганча, республика җитәкчелеге ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә, төрле милләт һәм дин вәкилләре татулыкта яши. “Казанның яһүдләр җәмгыяте алдында торган кискен мәсьәләләр буенча үтенечләрнең беркайчан кире кагылганы булмады”, — диде Горелик. “Татарстан Президенты тарафыннан яһүдләр җәмгыятенә мондый игътибар бирелү белән без Россия һәм чит илләр өчен дә үрнәк булып торабыз”, — дип белдерде Михаил Скоблионок.
Ицхак Горелик Казанда яһүдләр зиратын булдыру мәсьәләсе күптәннән борчу тудырганын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, күптән түгел Самосыровода мөселман зираты артында яһүдләр зираты өчен урын бирелгән.
Искәртеп узабыз: моңа кадәр Татарстан Президенты Әлмәттә Епархия идарәсенең яңа бинасы ачылышында катнашты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре белән очрашты.
Чыганак: «Татар информ» ИА