Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне

admin 01.03.2016

(1 март, 2016 ел) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. Аңа 59 яшь тулды.

Рөстәм Нурлаги улы Миңнеханов 1957 нче елның 1 нче мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән.

1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (“авыл хуҗалыгы механизациясе” белгечлеге, “инженер-механик” квалификациясе).

1986 нчы елда Читтән торып белем алу Совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәрендә) тәмамлаган (“товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру” белгечлеге, “югары квалификацияле товар белгече” ).

1978-80 нче елларда Саба районының “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсе инженер-диагностикачысы булып эшли.

1980-83 нче елларда – Саба урман сәнәгате хуҗалыгының өлкән энергетигы, баш энергетик.

1983-85 нче елларда Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары була.

1985-90 нчы елларда – Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.

1990-92 нче елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе вазифасын били.

1992-93 нче елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

1993-96 нчы елларда – Биектау районы хакимияте башлыгы.

1996-98 нче елларда – ТР финанс министры.

1998 нче елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җитәкчелек итә.

2010 нчы елның 25 нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты.

2010 елның 16 июненнән 20 декабренә кадәр – РФ Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

2015 елның 24 мартыннан — Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

2015 елның 13 сентябрендә Татарстанда республика Президенты сайланды, аның барышында Рөстәм Миңнеханов  сайлаучыларның 94,4 процент тавышын җыйды.

2015 елның 18 сентябреннән – Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов – икътисад фәннәре докторы (2003 ел), атказанган спорт остасы, эшчәнлеге күп кенә дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты хезмәткәрләре Рөстәм Нургали улы Миңнехановка исәнлек-саулык, гаилә тынычлыгы тели.

Материал http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Продолжить чтение

Назад: «ЭтноДар» фестивале узачак
Далее: Казанда милли аш-су осталыгы бәйгесе үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57