Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Президенты Төркмәнстан икътисад һәм үсеш министры белән очрашты

ТР Президенты Төркмәнстан икътисад һәм үсеш министры белән очрашты

admin 17.11.2014

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның икътисад һәм үсеш министры Вепа Абдылхакимов җитәкчелегендәге  делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте.»Татарстан Республикасында без яхшы дус һәм ышанычлы партнерны күрәбез», — диде очрашуда Вепа Абдылхәкимов.

prav

Искәртеп узабыз: Төркмәнстаннан зур делегация сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча уртак Төркмәстан-Татарстан эшче төркеменең икенче утырышында катнашу өчен Татарстан башкаласына килде.

Делегация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан белән Төркмәнстанның эшлекле элемтәләре даими нигездә тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте. Әйтик, 2013 елда ТР вәкилләре Нәүрүз, ә быел Төркмән чабышкысы бәйрәмендә катнашты.

Миңнеханов шулай ук бу көннәрдә республикада уңыш белән Төркмәнстан мәдәнияте көннәре узуын искәртеп үтте.

Ә икътисад һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Төркмәнстанда «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» һәм башка предприятиеләрнең вәкилекләре оештырылган һәм эшли. Моннан тыш, төркмән партнерлары  «Казанькомпрессормаш», «КЭР-холдинг», Казан вертолет заводы кебек предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә,  «Татхимфармпрепараты» элемтәне ныгыту белән кызыксына, дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 21 ноябрендә «Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы»н ябу тантанасы була һәм эстафетаны Төркмәнстан кабул итеп ала, дип тә өстәде.

Татарстан белән Төркмәнстан фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек итә. Әйтик, 2014-2015 уку елларында Татарстанның 19 вузында Төркмәнстаннан 1,3 мең студент белем ала.

Үз чиратында, Вепа Абдылхакимов очрашу барышында, Татарстан белән хезмәттәшлек — Россия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында нәтиҗәле партнерлык үрнәге, дип белдерде. «Татарстан Республикасын без яхшы дус һәм ышанычлы партнер итеп күрәбез», — диде Төркмәнстанның икътисад һәм үсеш министры.

Ул сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча уртак Төркмәстан-Татарстан эшче төркеменең икенче утырышының эше, анда кабул ителгән карарлар турында сөйләде. Вепа Абдылхакимов сүзләренчә, Төркмәнстан Татарстан белән ИТ, фәнни тармаклар өлкәсендә, Татарстан вузларында белем алучы студентларны арттыру, бигрәк тә заманча һөнәрләр буенча белгечләр әзерләүдә хезмәттәшлек белән кызыксына.

Татарстан Президенты сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча уртак Төркмәстан-Татарстан эшче төркеменең өченче утырышына әзерлекне контроль астына алырга йөкләде, ул исә Төркмәнстанда узачак.

Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсендә дә яклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү, аерым алганда, Төркмәнстандагы «Авазы» милли туристик зонасын өйрәнү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57