Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Президенты Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты

ТР Президенты Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты

admin 04.03.2015
(4 март 2015) Очрашуда Венгрия һәм Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстанның алга таба ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Янош Балла Венгрия һәм Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстанның алга таба ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул 2014 ел декаберендә эш визиты белән Венгриядә булды, анда ул Венгрия парламенты эшчәнлеге белән танышты, берничә эшлекле очрашу үткәрде һәм Венгрия-Татарстан эшлекле форумы эшендә катнашты.
Аның сүзләренчә, мондый визитлар бик әһәмиятле, ул ике яктан да бизнеска, шулай ук хакимият органнарына да даими элемтәдә торырга ярдәм итә.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Будапештка визит барышында килешенгән бөтен юнәлешләр буенча хәзерге вакытта актив эш алып барыла.
Очрашу барышында шулай ук Казанда Венгрия консуллыгын ачу мәсьәләсе турында да сүз барды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Янош Балла Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазифасына 2014 елның 19 нояберендә билгеләнгән.

Чыганак: «Татар-информ»ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57