Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР профсоюзлары Казанда 1 Май митингы уздырды

ТР профсоюзлары Казанда 1 Май митингы уздырды

admin 02.05.2015

(1 май 2015)  Чара шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

 Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында ТР профсоюзларының Халыкара бердәмлек көне белән Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган митингы узды. Чара шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Анда ТР предприятиеләре профсоюзлары вәкилләре белән бергә “Бердәм Россия” БСП ТТБ әгъзалары һ.б. катнашты.

Билгеләп үтик: ТР да митинглар республиканың 7 шәһәрендә һәм авылларда узды, аларда 35 меңнән артык кеше катнашты. Анда катнашучыларны беренчеләрдән булып ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова котлады. “Бу төрле буын вәкилләрен, төрле һөнәр ияләрен, сәяси карашларны һәм диннәр вәкилләрен берләштерә торган көн. Тынычлык һәм хезмәт, бердәмлек бәйрәме ул. Профсоюзлар күп еллар буе, безнең республика динамик рәвештә үсеш ала. Татарстан Идел буе федераль округында барлык социаль-икътисад күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә», — диде ул.

“Бердәм Россия” БСП ТТБ Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сәламләү чыгышында, икътисади кыенлыкларга карамастан, Татарстан җитәкчелеге республика кыенлыклардан чыксын өчен барысын да эшли, диде.

Митингта катнашучыларны ТР Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде. “Кризис һәм санкцияләргә карамастан, без алга барабыз. Безнең бурыч — туктап калмау, республикага инвестицияләр агымын арттыру. Бу юнәлештә күп эш башкарыла. Безнең проектлар бүген нәтиҗәләрен күрсәтә, яшьләр һәм өлкән буын өчен эш урыннары булдырыла. Хезмәт хакы дәрәҗәсен саклау төп бурычларның берсе булып тора,” — дип билгеләп үтте ул.

В.Шәйхразиев Җиңү бәйрәменә әзерлек турында белдергәнчә, хәзерге мәгълүматлар буенча, 18 меңнән артык ветеран социаль программа буенча фатир алган. Быел Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 900 гә якын фатир ремонтланган, 77 меңгә якын ветеранга юбилей медальләре тапшырылган.

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров митингта катнашучылар резолюциясен укыды: “Без республиканың барлык гражданнарын, төп максатка ирешү өчен, берләшергә чакырабыз. Без тынычлык һәм социаль тотрыклылык яклы. Безнең уртак һәм уңышлы гамәлләребезнең нәтиҗәсе ирек, демократия, бердәмлек булачак”.

Татарстанның төрле предприятиеләре вәкилләре дә сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Митинг тәмамланганда, тынычлык символы буларак күккә ак күгәрченнәр очырылды.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57