Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Анда депутатлар туган телләр буенча дәреслекләрне үзләштерү һәм федераль исемлеккә кертү проблемаларын хәл итү юллары турында фикер алыштылар һәм кайбер мәсьәләләрне карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туган телләр буенча дәреслекләр кертү һәм дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү турындагы мәгълүмат белән таныштырды. Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 5 телдә белем бирү һәм тәрбия оештырылган (рус, татар, чуаш, удмурт, мари), ә 8 тел өйрәнү предметы булып тора (рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт, иврит). Моннан тыш, якшәмбе мәктәбенең 100 бүлегендә 25 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.
РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан федераль дәреслекләр исемлегенә Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф үсеше институты һәм Татармультфильм чыгарган 89 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелгән.
Дәреслекне туган телгә тәрҗемә иткән очракта, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең хаты нигезендә, әлеге тәрҗемә дәреслеген федераль исемлеккә кертелгәннән соң гына файдаланырга була. ТР белем бирү оешмаларын РФ халыклары телләрендә укыту-методик һәм фәнни әдәбият белән тәэмин итү максатларында республика бюджеты хисабыннан удмурт теле һәм әдәбияты, чуваш теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты, мордва теле һәм әдәбияты буенча уку ярдәмлекләре сатып алына.
ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, депутат, «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова, депутат, «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов заманча дәреслекләрне эшләү, бастырып чыгару һәм гамәлгә кертү эшләре турында сөйләделәр.
Туган телләр буенча дәреслекләрне мәктәп программаларына һәм федераль исемлеккә кертү мәсьәләсе буенча фикер алышканда, депутатлар Ркаил Зәйдуллин, Рамил Төхвәтуллин һәм Рауфаль Мөхәммәтҗанов туган телләрне өйрәнү өчен дәресләрнең җитәрлек күләмдә булмавы турында борчылуларын белдерделәр.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә туган телләр буенча заманча дәреслекләр әзерләү һәм гамәлгә кертү эшен югары бәяләде.
«Дәреслекләр сыйфатының, методик кулланмалар әзерләүнең мөмкин булган барлык мәсьәләләре өйрәнелде һәм исәпкә алынды, — дип билгеләде ул. — Бу проблеманы хәл итүгә үтә җитди караш турында сөйли. Әмма балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү буенча реаль максатларга ирешү өчен эшне башка юнәлешләр буенча да көчәйтергә кирәк. Без балаларының үз туган телләрен белүләрендә ата-аналарны мөмкин кадәр күбрәк кызыксындырырга тиеш. Моның өчен мәктәпләргә тирән белемле җитәкчеләр, үз фәннәренә тугры һәм аны яратучы укытучылар таләп ителә. Муниципалитетлар һәм аларның мәгариф бүлекләре дә бу мәсьәләгә эшне тирән аңлап карарга тиеш».
Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына татар телен өйрәнү буенча яңа буын укыту-методик комплексларын эшләү һәм гамәлгә кертүне дәвам итәргә, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән берлектә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә укыту-методик һәм фәнни әдәбият оешмаларын тәэмин итү эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.