(3 апрель 2015) Ул вазифада булган Шамил Әхмәтшин, лаеклы ялга чыкканга, вазифасыннан алынды.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның 373 нче Указы белән, Шамил Камил улы Әхмәтшин, пенсиягә чыгу сәбәпле, ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазифасыннан азат ителде.
Рөстәм Миңнехановның 375 нче Указы белән Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин әлеге вазифага, ягъни Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле итеп билгеләнде.
Указ текстлары Татарстан Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.
Белешмә өчен. Ренат Вәлиуллин 1972 елның 19 мартында Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылында дөньяга килгән.
1994 елда Казан дәүләт университетының (хәзер – КФУ) татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган, 2008 елда Сарытауда П.А.Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә читтән торып укыган.
Гыйльми дәрәҗәсе – филология фәннәре кандидаты. Әлегә кадәрге хезмәт юлы түбәндәгечә:
1983 елда — КДУның фәнни китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шәрык секторы хезмәткәре,
1996-1998 – Татар дәүләт гуманитар институтында тарих укытучысы,
1998-2001 – ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре,
2001-2002 – ТРның Питрәч районы хакимиятендә гомуми бүлек мөдире,
2002-2004 – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында бүлек мөдире,
2004-2005 – ТР Министрлар Кабинетында ТР халыклары телләрен үстерү буенча бүлекнең әйдәп баручы референты,
2005-2007 – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары,
2007-2008 – ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дини эшләр буенча совет рәисе,
2008-2011 — ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дини эшләр буенча идарә башлыгы,
2011-2012 – ТР Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе,
2012 елдан – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
Р.Н.Вәлиуллин “Казанның меңьеллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән. ТР Президентының фәнни эшкәртмәләргә ярдәм гранты иясе.
Чыганак: «Татар информ» ИА