Солтан Сафин, Ислам Вәлиев һәм Ильяс Фәрхуллин татар халык көйләрен заманча стильдә яңгыраткан «Neo Tatar» альбомын тәкъдим итте.
«Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе, «Tubatay Beats» төркеменең продюсеры Солтан Сафин сүзләренчә, проект идеясе узган ел барлыкка килгән.
«10 ел элек без «Түбәтәй» рестораны белән татар ризыкларын заман белән бер көйгә синтезлаштырсак, хәзер без шушы ук кыстыбургерны музыкада ясадык. Проектның ничек туганына килсәк, бер ел элек мин Исламга: «Әйдә, иске җырларны хип-хоп, chill-out форматында ясыйк», – дип тәкъдим белән чыктым. Ул ризалашты. Гомумән, Ислам кебек кешеләр аз. Миңа калса, бу проект – һәрберебездә гомер буе туып җитешеп килгән әйбер. Без өчебез дә синтез – татар һәм дөньякүләм мәдәниятенең синтезы», – дип сөйләде ул
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Солтан Сафин проектның тамырлары музыкантларның балачагына барып тоташуын билгеләп үтте.
«Минем әтием музыкант иде, ул гомере буе үз төркеме белән дөнья музыкасына тартылды. Ислам — танылган гармунчы Рөстәм Валеевның улы. Әтисе кебек үк, ул да хәзер татар музыкасында яңа аһәң эзли. Шуңа күрә Ислам – ул кыстыбургер: катламлы, төрле. Минем тормыш та шундый, тик мин аш-су ягына киттем, ә Ислам – музыкага атлады. Ильяс исә безнең мультиинструменталист», – диде Солтан Сафин.
«Malsi Music» проекты аша танылу алган музыкант, композитор, битмейкер, DJ, саунд-дизайнер Ислам Вәлиев альбомда нинди заманча музыкаль юнәлешләр урын алуын сөйләде.
«Бу альбом — ул эксперимент. Аның эчендә татар көйләре breakbeat, lo-fi hip-hop белән кушыла. Мин бу стильләр белән кечкенәдән үк кызыксынам. Шул ук вакытта мин баян, курай тавышларын тыңлап үстем, шуңа күрә бу синтез — минем өчен табигый халәт. Башта әлеге композицияләрне «Түбәтәй» кафесында яңгырасын дип язган идек, әмма проект киңәеп, альбом дәрәҗәсенә җитте. Тиздән безне «Мин татарча сөйләшәм» чарасында да ишетә алачаксыз», — диде Ислам Вәлиев.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Мультиинструменталист, халыкара премияләр лауреаты, «АЛПАР» этно-фольклор ансамбле солисты Ильяс Фәрхуллин бу проектка кушылганда эчке каршылык кичерүе турында сөйләде.
«Солтан һәм Ислам белән очрашкач, мин үземнең рухи яктан картрак булуымны аңладым. Чөнки алар заман музыкасын тыңлап үскәннәр, ә мин — Исламның әтисе Рөстәм Валеев кебек — күбрәк фольклорга, этно-фольклорга якынрак булдым. Альбомда барлыгы 21 композиция урын алды, шуларның 16сы халык көйләренә нигезләнгән. Халык көйләрен махсус сайлап утырмадык, инде языдырылган язмаларны да кулланмадык — аларны яңадан уйнадык, яңача яңгыраттык. Әлбәттә, миндә иң башта каршылык туды, чөнки заманча стиль — минем өчен чит дөнья. Шулай да егетләр минем аңымны үзгәртте, күзаллавымны киңәйтте», – диде Ильяс Фәрхуллин.
«Neo Tatar» альбомын инде стриминг мәйданчыкларында тыңлап була. Төркем егетләре әйтүенчә, алар бу проект аша татарлыкны дөньякүләм аренага яңача формада кайтарырга тырыша.
«Бу музыка – заманча, кызыклы, ул бүгенге яшь буынга якын. Хәзер бит инде балалар, мәсәлән, өчпочмак ашамый, ә шул ук «Түбәтәй»дә чыккан өчпочмоти аларны кызыксындыра. Безнең альбом да – шундый: гадәти булмаган, әмма тамырларыннан аерылмаган», – диде төркем продюсеры Солтан Сафин.
«Tubatay Beats» төркеменең тере чыгышын инде иртәгә тыңлап булачак. 19 апрельдә, 17:00 сәгатьтә «Түбәтәй» рестораны янында (Татарстан урамы, 3нче йорт) «Татарча рейв» чарасы узачак. Ә 26 апрельдә төркем татар телен яклау максатыннан ел саен үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә чыгыш ясаячак.