(5 сентябрь, 2016 ел) Түбән Камада халыклар Дуслык Йорты ачылуга ике ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу чара уңаеннан шәһәрдә бәйрәм концерты оештырылды.
Дуслык Йортының актлар залында милли берләшмәләр, сугыш һәм тыл ветераннары Советы вәкилләре, җирле артистлар һәм шәһәр халкы җыелган иде. Тамашачыларны Түбән Кама районы башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альбер Дирзизов котлады.
«2014 елда халыклар Дуслыгы Йорты алдына бик мөһим иҗтимагый бурыч куелган иде — төбәктә яшәүче халыкларны туплау, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең фәнни-методик һәм мәдәни үзәге булып җитлегү. Чын күңелемнән Дуслык Йортына һәм аның күпмилләтле активына киләчәктә безнең туган якта яшәүче халыкларның милли-мәдәни гореф-гадәтләрен үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән саваплы эшләрендә үсеш һәм уңышлар телим.
Түбән Кама халыклары Дуслык Йорты директоры Васыйл Хафизов барлык милли иҗтимагый берләшмәләрне уртак йортларының туган көне белән тәбрик итте һәм иҗади коллективлар җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
«Барлык иҗат коллективларына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә сезнең белем, тәҗрибә һәм сәләтегез ярдәмендә мәдәният үзенең үрнәкләре мисалында безне төрле буын һәм халыклар арасындагы ныклы элемтә, шәхеснең һәм аның әхлак үсеше, яшь буында республикасы, иле һәм халкына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләп үстерүдәге алымнары белән тәэмин итә. Сезгә шушы авыр һәм шул ук вакытта бик мөһим булган эшегездә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим», — дип сөйләде Васыйл Хафизов.
Ә Түбән Кама шәһәре ветераннары Советы рәисе Григорий Китанов шәһәрдә үткән «Балкыш» республикакүләм үзешчән башкаручылар фестиваленә нәтиҗә ясады.
«Быел без алдыбызга үзешчән талантларны барлауны, халыкларның милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертүне, тагын да күберәк олы яшьтәге кешеләрне конкурста катнашу өчен җәлеп итүне максат итеп куйган идек. Минем уйлавымча, безнең сәләтле ветераннарыбыз янәдән сәхнәдә үз талантларын күрсәтә алдылар».
«Балкыш» IV Республикакүләм конкурсы дипломнары шушы номинация җиңүчеләренә тапшырылды:
- «Вокаль ансамбль»: «Россияночка» вокаль ансамбле (җитәкчесе — Алевтина Конюхова, концертмейстеры — Владимир Киселев) һәм «Надежда» ир-атлар ансамбле (җитәкчесе — Ольга Коробейникова, концертмейстеры — Ильяс Камалов);
- «Фольклор»: «Талир тәңкә» ветераннар хоры (җитәкчесе — Флер Гайнемхаметов, солисты — Нур Мусин) һәм «Родные напевы» ансамбле (җитәкчесе — Валентина Вилкова, концертмейстеры — Фатей Крюков);
- «Вокал – соло»: «Надежда» ветераннар хоры солисты Роза Кәримова.
Бәйрәм җиңү яулаган артистлар катнашындагы концерт белән тәмамланды. Алар барысы да халыклар Дуслыгы Йортына татулык һәм үсеш теләделәр.
Түбән Кама халыклары дуслык Йорты