Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Түбән Кама шәһәре Дуслык Йорты Украинадан килгән качакларны Раштуа бәйрәменә чакырды.

Түбән Кама шәһәре Дуслык Йорты Украинадан килгән качакларны Раштуа бәйрәменә чакырды.

admin 19.01.2015

(19 гыйнвар) Кичә Түбән Кама шәһәренең халыклар Дуслыгы Йортында «Вербиченька» украин җәмгыяте Украинадан килгән качаклар өчен Н.В. Гогольнең “Раштуа төне” дигән спектаклен күрсәтте. Спектакль шәһәрнең 15-нче санлы мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән иде. Спектакль барышының беренче минутларыннан ук яшь артистлар тамашачыларны Раштуаның кабатланмас сихри дөньясына алып кереп киттеләр.

раштуа1

Соңыннан «Вербиченька» украин җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Людмила Валентиновна Найденко мәктәп укучыларына Мактау хаты тапшырды, Украинадан килгән качакларның бер генә кичкә булса да борчу-мәшәкатьләреннән аралап, кәефләрен күтәрергә ярдәм иткәннәре өчен балаларга олы рәхмәтен җиткерде.

раштуа3

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57