(3 апрель 2015) Үзбәк мәдәниятының үзенчәлеген саклап калу, гореф-гадәт, йолаларын торгызу, шәһәрдә яшәүче үзбәкләргә ярдәм итү, түбәнкамалыларны үзбәкләрнең милли-мәдәни кыйммәтләре белән таныштыру максатыннан Түбән Кама халыкларының Дуслык Йортында үзбәк милли мәдәни автономиясе төзелде. Аның составына 50 якын кеше керә. Араларында Үзбәкстанда туып үскән татарлар да бар. Милли мәдәни автономия каршында 10 кешелек Совет төзелгән. Автономиянең рәисе итеп Сейтумеров Сервер Садыкович сайланган.