(29 апрель 2016) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Түбән Кама каласында күчмә утырыш уздыра. Казаннан сәфәр чыккан делегация Түбән Каманың мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкә объектларында да булачак.
Шул уңайдан БТК БК бюросы составында БТК БК рәисе, ТР парламенты депутаты Ринат Закиров, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, БТК БКның бүлек башлыгы Фәрит Уразаев, КФУ карамагындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Казан каласы Думасы депутаты Камәрия Хәмидуллина, БТК БКның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, “Шинник” спорткомплексы директоры Рөстәм Ганиев, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков һ.б.лар Түбән Камада очрашырга тиеш. Шулай ук БТК БК Аппаратыннан Башкарма комитет рәисе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы да бюро утырышында катнаша.
Халыклар дуслыгы йортында сәгать 10га кадәр теркәлү узганнан соң, әлеге утырышта катнашучылар Түбән Каманың 76 нчы балалар бакчасына музыкаль тамашаны, аннары 2 нче номерлы гимназиядә «Көйле-моңлы татар җыры” йомгаклау концертын карарга бара. Көннең икенче яртысында шәһәрнең Габдулла Тукай исемен йөрткән танылган ике объекты — уку һәм ял паркы, үзәк китапханә белән танышу күздә тотыла.
Бюро утырышы Төзүчеләр ур.,12 адресы буенча административ бинада көндезге 3 нче яртыда башлана.
Аннары кичке 5тә Казан кунакларына “Җидегән чишмә” берләшмәсенең 35 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителә. Һәрхәлдә, БТК БК сәфәрәре программасында шулай каралган.
Конгресс автобусы кайтыр юлга төнгә каршы сәгать 8дә кузгала.