Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Түбән Новгородта «Радуга России» Бөтенроссия этнофорум-фестиваль узды

Түбән Новгородта «Радуга России» Бөтенроссия этнофорум-фестиваль узды

admin 26.09.2019

(26 сентябрь 2019) Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортын «MiraS» инструменталь ансамбле һәм солист Марсель Вагыйзов тәкъдим итте.

 

WhatsApp Image 2019-09-26 at 09.18.21

Фестиваль XVII Россия халыклары Конгрессы кысаларында үтте. Чараны Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте катнашында «Россия халыклары Ассамблеясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Тормыш хакына халыклар иҗаты» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы (Сенеж форумы) оештырды.

Проектның төп максаты – Россиянең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча көнүзәк сорауларны һәм проблемаларны хәл итү, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм Россиянең этномәдәни мирасын саклауда этәргеч бирүче иң әйбәт практикаларны җәелдерү һәм киңәшләрне булдыру.

Форум программасында «Россия халыклары мәдәниятен үстерү һәм милләтара татулыкны ныгытуда рус теленең роле», «Бөтенроссия гражданлык үзенчәлеген, халыклар бердәмлеген һәм Россия милләтен ныгытуны формалаштыручы фактор булурак рус мәдәни доминантасы» темалары һәм заман шартларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру сораулары буенча пленар утырыш, «түгәрәк өстәл», фикер алышу мәйданчыклары узды.

WhatsApp Image 2019-09-26 at 09.18.25(2)

Татарстан вәкилләреннән тыш фестивальдә Иванов өлкәсе Фурманов шәһәреннән «Веснушки» коллективы, Владимир өлкәсе Суздаль районыннан «Радуница» фольклор җыр ансамбле, Марий Эл Республикасыннан «Нежные переливы» фольклор ансамбле һәм Мордовиядән «Од Варма» студентлар арт-театры чыгыш ясады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүчеләр грант ота ала
Далее: Дуслык йортында милли киемле курчаклар күргәзмәсе ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57