Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Туган тел көне» онлайн-акциясе старт ала

«Туган тел көне» онлайн-акциясе старт ала

admin 20.02.2022

Халыкара туган тел көне кысаларында социаль челтәрләрдә зур онлайн-акция узачак. Катнашучылар, милли киемнәр киеп, үзләренең туган телләрендә шигырьләр (йә проза) укыячаклар. Видеороликлар #ТатарстанГоворитНаРодном #ВолонтерыКультурыРТ хэштеглары белән социаль челтәрләргә куелачак.

Проект Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният идарәсе һәм «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Бердәм волонтерлык хәрәкәтләре көне кысаларында оештырыла.

Темалар: Туган тел, Татарстан, Ватанга мәхәббәт, патриотизм, мәдәният.

Мөмкин булган үткәрү урыннары: мәдәни мирас объектлары янында, мәдәният учреждениеләрендә, торак пунктларга кергәндәге сәламләү стелалары фонында.

Максатчан аудитория (саны): район мәдәният волонтерлары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, хезмәткәрләрнең балалары. Катнашучылар саны чикләнмәгән, әмма кимендә 5 видео.

Уздыру форматы: видеороликлар яздыру һәм әлеге видеоларны социаль челтәрләрдә билгеле бер хэштеглар белән урнаштыру.

ТР Мәдәният министрлыгы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57