(9 апрель 2019) Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе белән берлектә «Заманча шартларда поликультуралы алымны чынга ашыруның тәрбия бирү моделе» темасына белем арттыру курсын оештырдылар. (ФОТО) (ФОТО)
Курсларны тыңлаучылар Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең чуаш, мари һәм удмурт бүлекләре тарафыннан оештырылган ачык дәресләрдә булдылар. Мәктәпнең тел бүлекләре җитәкчеләре һәм укытучылары үз тәҗрибәләре, эш методлары һәм формалары белән уртаклаштылар.
Белем арттыру мәйданчыгын Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, Казан шәһәренең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Майя Хухунашвили җитәкләде. Ул мәктәпнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Чара ахырында якшәмбе мәктәбенең вокал һәм хореография бүлеге укучылары катнашында «Әйдәгез, кешеләр, игелеклерәк булыйк!» концерт программасы узды.
Халыклар дуслыгы йортының мәглүмат үзәге