Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Туган тел укытучылары тәүге тапкыр квалификацияне арттыру курсларын үтәләр

Туган тел укытучылары тәүге тапкыр квалификацияне арттыру курсларын үтәләр

admin 29.05.2017

(29 май, 2017 ел) Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең туган тел укытучылары «Күпмилләтле җирлектә Татарстан халыклары гореф-гадәтләре һәм туган тел» темасына квалификацияне арттыру курсларын үтәләр. Укыту Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында уза.

Әлеге курслар Россия Федерациясендә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, туган телен өйрәтүче өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен махсус эшләнелгән.

IMG_0155

Курслар Татарстан Республикасының белемне үстерү Институты тарафыннан эшләнелгән. 64 сәгатьлек курсларны Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 20 укытучысы үтә.

«Квалификацияне арттыручы әлеге курсларны уздыру күптән кирәк иде. Әгәр дә рус, татар, чуаш һәм башка телләр укытучылары даими рәвештә шундый курсларга йөри алган булса, безнең мәктәбебездәге әрмән, грузин һәм башка телләр укытучыларының андый чараларда катнашканы юк иде», — дип сөйләде Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили.

IMG_0175

Курсларны үтеп бетергәннән соң барлык укытучылар да дәүләт үрнәгендәге дипломнарга ия булачак.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Дөнья энҗесе»н сайладылар
Далее: Дуслык йортында «Балалар дөньяны ясый» күргәзмәсе ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57