Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Туган телләр поезды» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

«Туган телләр поезды» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

admin 23.12.2022

Конкурска Россиянең 74 төбәгеннән 492 гариза бирелгән. Шулардан 25 оешма эксперт комиссиясе тарафыннан җиңүче итеп сайланган.

Казан шәһәре Башкарма комитетының «Туган телләр поезды» проекты «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм инициатив төркемнәрнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә җиңүче булды.

«Казан өчен бу бик күңелле яңалык! Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен без шәһәр активистлары, җәмәгать эшлеклеләре белән хезмәттәшлек иттек, тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге, Мәдәният идарәсе һәм Казанның транспорт комитеты белән берлектә эшләдек. Консультант буларак Татарстан халыклары Ассамблеясе чыгыш ясады. Бу безнең уртак җиңү. Ул безне яңа казанышларга рухландырыр дип ышанам, һәм бергәләп әле яңа проектлар да тормышка ашырырбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Исегезгә төшерәбез, брендланган «Туган телләр поезды» Казан метросында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыкка килде. Составны милли символика белән бизәделәр, анда Казанда һәм Татарстанда яшәүче халыкларның төрле телләрендә күренекле язучыларның һәм танылган шәхесләрнең сүзтезмәләре, афоризмнары, сүзләре урнаштырылган иде. Проектка Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәм күрсәтте.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57