Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында берничә көн дәвамында белем бирү акциясе узды. Аның кысаларында Татарстан территориясендә яшәүче 16 төрле халык телендә диктант яздылар. Акцияне Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе оештырды. (ФОТО)
Тулаем алганда диктантны төрле яшьтәге һәм телге төрле дәрәҗәдә белүче 260тан артык кеше язды. Текстлар гарәп, азәрбайҗан, әрмән, бурят, грузин, украин, алман, төрек, һинд, үзбәк, кыргыз, чуваш, мари, башкорт, удмурт һәм якут телләрендә укылдылар. Катнашучыларның күбесе чуваш, азәрбайҗан һәм төрек телләрендә диктант язды.
Эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча акциядә катнашучыларның 62% артыгы «бик яхшы» билгесе алды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге