Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Туган телләр буенча онлайн дәресләр»: Дуслык йорты яңа онлайн проект тәкъдим итә

«Туган телләр буенча онлайн дәресләр»: Дуслык йорты яңа онлайн проект тәкъдим итә

admin 18.08.2020

(18 август 2020) Социаль челтәрләрдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты проекты төрек теле буенча онлайн-дәрестән башланып китте. Дәресне Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучысы Энҗе Мәхмүтова үткәрде.

WhatsApp Image 2020-08-17 at 23.06.55

Мондый форматтагы онлайн дәресләр һәр атна Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Инстаграм һәм Вконтакте аккаунтларында үтәчәк. Телне өйрәнә башлаучылар өчен барлыгы биш дәрес үткәрү планлаштырылган.

Төрек теле буенча беренче онлайн-дәрестә катнашучылар алфавитның сузык һәм тартык хәрефләрен, шулай ук саннарны өйрәнде. Трансляция диалог режимында барды, теләге булган һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды, укытучы сорауларына да җавап бирде. Туры эфирда катнаша аламаганнар өчен беренче дәреснең видеоязмасы бар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57