18 февраль көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты сәхнәсендә «Туганлык — иң зур байлык» («Доброе братство — лучшее богатство») концерты узачак. Чарада Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар Дуслыгы Йорты коллективлары һәм аерым башкаручылары чыгыш ясаячак.
«Туганлык — иң зур байлык» — Яр Чаллы халыклары Дуслыгы Йортының традицион проекты. Узган ел әлеге фестиваль 24 нче тапкыр узды. Анда унлап артист чыгыш ясады.
Казанда фестиваль программасы бтәүге тапкыр тәкъдим ителә. Чара Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты белән берлектә Туган тел көне уңаеннан оештырыла.
18 февраль көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында көтеп калабыз. Керү ирекле.
Татарстан халыклары Дуслыгы ЙОрты мәгълүмат үзәге