Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Түгәрәк өстәл янында миграция буенча сораулар каралды

Түгәрәк өстәл янында миграция буенча сораулар каралды

admin 25.09.2015

(25 сентябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре катнашында миграция буенча сораулар каралды.

Утырышта беренче тапкыр яңа вазыйфасын башкаручы Артем Кузнецов катнашты. Ул бу елның 9 сентяберендә Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Фидераль миграция хезмәте оешмасыннан кала, хакимият органнары ягыннан утырышта ТР Президент Аппараты, Казан шәһәре башкарма комитеты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм таможня вәкилләре катнаштылар.

IMG_7630

Эш барышында күп сораулар каралды. Катнашучылар ассызыклаганча, мондый чаралар күпләп туган проблемаларны оператив рәвештә отып алырга ярдәм итә. Аерым алганда, миграция сорауларына кагылган бюрократик һәм вакыт чыгымнарын минимальләштерү тәкъдиме ясалды.

Татарстан халыклары Дуслык Йортында мондый түгәрәк өстәлләр квартал саен үткәреләләр. Республикадагы мирация ситуацияләрен тотрыклы итү максатында алар мәгълүмати диалог рәвешендә узалар. Бу һәр як өчен мәгълүматтан хәбәрдар була алу һәм көч структуралары вәкилләренә кызыксындырган сорауларны бирә алу мөмкинлеге.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57