(6 июнь, 2017 ел) Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова: «Быел “Түгәрәк уен” фестивале беренче тапкыр халыкара дәрәҗәсен ала, без аны 5 август көнне Казан Кремле җирлегендә үткәрергә телибез».
“Түгәрәк уен”ны мин бер хәрәкәт, дип атыйм», — ди Эльмира Каюмова. — Аның эчендә берничә фестиваль бар. Беренчесе — «Иске Казан түгәрәк уены» фестивале республика күләмендә быел сигезенче тапкыр узды. Төмән өлкәсе буенча да фестиваль үткәрелә. Ә Россия күләмендә уза торган “Түгәрәк уен” беренче тапкыр 2008 елда оештырылган иде. Еллар дәвамында башкаручылар белән җитди эш алып барыла. 5 августта Кремль эчендә төрле мәйданчыклар эшләячәк. Биюгә аерым, уен коралларына аерым, җырга, такмак әйтешкә аерым һ.б. интерактив мәйданчыклар билгеләнә, чын мәгънәсендә фестиваль, феерик бәйрәм булачак. Быел бәйге рәвешендә оештырмаска хәл кылдык”.
Фольклор проектка чит илләрдән: Кытай, Төркия, Финляндия, Алмания, Австралиядән дә җырчылар киләчәк. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, “Түгәрәк уен” фестивален башлап җибәрүче, идеологы Фәнзилә Җәүһәрова белдергәнчә, фестиваль, дүрт елга бер мәртәбә булса да, халыкара дәрәҗәсенә җиткереп оештыралачак.