(20 марта 2015) Тукай бүләге комиссиясе әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.
Клара Булатова. «Келәү», «Сәяхәтнамәләр», «Кояшка йөз белән» китаплары өчен.
Камил Каримов. «Уен», «Игезәкләр йолдызлыгы», «Ком сәгате», «Сакау күке» китаплары өчен.
Рәфис Корбан. Шигырьләр җыентыгы өчен
Ирина Колмогорцева.»Казан һәм Габдулла Тукай» сериясеннән рәсемнәре өчен.
Лемон Леронов «Бәхеткә биш минут», «Сөяксез тел», «Җил көймәсе» китаплары өчен.
Илдар Матуров. «Моя линия фронта», «Туфан – Туфан инде ул» документаль фильмнары өчен.
Харис Салихов. «Дин вә фән» (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре), «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе» әсәрләре өчен.
Татар дәүләт опера һәм балет театры иҗат төркеме. «Алтын Урда» балеты өчен.