(19 март 2015) Бүген Татарстан президенты каршындагы Тукай бүләге комиссиясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бу бәйгегә быел кемнәрне чыгарачагын караячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Иҗат берлекләреннән, төрле оешмалардан 15кә якын кеше һәм төркем тәкъдим ителгән.
Азатлыкта булган мәгълүматларга күрә, бүләкне дәгъваләргә теләүчеләр арасында язучылар Камил Кәримов, Рәфис Корбан, Клара Булатова, Ләбиб Лерон, рәссам Ирина Колмогорцева,»Туфан – Туфан инде ул» документаль фильмы (авторлары Илдар Матуров һәм Разил Вәлиев), «Алтын Урда» балетын сәхнәгә куючылар, «Созвездие-Йолдызлык» проекты авторлары да бар.